
Сайтымның хөрмәтле кунаклары: хезмәттәшләр, укучылар һәм башка ирекле керүчеләр!
Яшьләрдән үрнәк алып, мин дә сайт булдырырга уйладым. Максатым: күпьеллык эш-гамәлләремә анализ ясау, тупланмаларымны системага салу, эш тәҗрибәмне тагын да камилләштерү. Мин үзем коллегаларымның эшләрен хуплап, уңышларына куанып, аларга яңадан-яңа ачышлар теләп яшим. Шуңа күрә Сездән дә минем эшемдәге җитешсезлекләргә күз йомуыгызны, миңа хәер-догада торуыгызны сорыйм. Бернәрсә эшләмәгән кешенең генә гаебе булмый. Шулай итеп, эшләребез уң булсын, кадерле теләктәшләрем!
Фикерләрегез, тәкъдимнәрегезне "Элемтә" битендә калдырырга мөмкин.
